21 ноябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстанда яшь педагоглар өчен өстәмә түләүләрнең күләме артты
Татарстан Республикасында яшь педагоглар өчен айлык өстәмә түләүләрнең күләме дүрт тапкырга диярлек арттырылды: 2510 сумнан 10 мең сумга кадәр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Республикада АИ-92 маркалы бензин арзанайган
Татарстанда бер атнада (10-17 ноябрьдә) иң ныгы АИ-92 маркалы бензин арзанайган. Аның бәясе 71 тиенгә, литры өчен уртача 59,82 сумга кадәр кимегән. Бу Татарстанстат статистикасыннан билгеле булды.
-
Яңалыклар
Татарстан муниципаль берәмлекләренең съезды 18 декабрьдә узачак
Татарстан муниципаль берәмлекләренең ХХ съезды 18 декабрьдә узачак. Бу хакта карар бүген ТР Муниципаль берәмлекләре советы президиумы утырышында кабул ителде, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Белгеч БДИга алмашка яхшы альтернатива барлыкка килгәч кенә бетереләчәген әйтте
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Рособрнадзор) Бердәм дәүләт имтиханына альтернатива була алырлык тәкъдимнәр кабул ителмәде. Бу хакта ведомство башлыгы Анзор Музаев белдергән. Аның сүзләрен «РИА Новости» китерә.
-
Яңалыклар
Архитектор, туган якны өйрәнүче һәм рәссам Рөстәм Вафеев вафат
Танылган Уральск архитекторы, рәссам, туган якны өйрәнүче һәм публицист Рөстәм Вафеев Санкт-Петербургта 57нче яшендә вафат булган. Бу хакта «Миллиард.Татар» телеграм-каналына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Светлана Захарова студентлар белән очрашты
Бала хокуклары турындагы Конвенция кабул ителү көне уңаеннан, Казан кооператив институты студентлары Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова белән очрашты.
-
Язмыш
«Әнигә Алсу гына кирәк булды»
Быел җәй башында авылдашыбыз Тәгъзимә апага инсульт булды. «Чыга алмас, хәле авыр икән», – дип тә, атналар буе «Алга китеш юк икән», – дип тә борчылды якыннан аралашучылар.
-
Яңалыклар
Көндезге бүлектә укучы йөкле хатыннарга түләүләр бирү регламентын расларга ниятлиләр
Татарстанда көндезге бүлектә белем алучы хатын-кызга йөклелек буенча исәпкә куелганда бер тапкыр бирелә торган түләү регламентын расларга телиләр. Шул хактагы боерык хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Язмыш
Урындык астында: Зыятдиновлар югалган акча табылыр дип өметләнә
– Өебездән 700 мең сум акча югалды. Улымның бөртекләп җыйган акчасы бу. Полиция бүлегенә дә хәбәр иттек. Ике ай вакыт узып бара, тик әлегә өметле хәбәр юк. Нишләргә дә белмибез, – ди шалтыратты безгә Теләче районының Яңа Җөри авылыннан Мәүгыйҗә апа Зыятдинова. Районга баргач, укучыбызның хәлен белешеп чыктык.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин яшь геройларга: «Сез батырлык, шәфкатьлелек һәм игелек юлын сайладыгыз»
Бүген Казанның «Вертолет» яшьләр үзәгендә «Безнең заман геройлары» иҗтимагый премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Ел саен әлеге премияне тапшыру «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе һәм «Яшь гвардия» инициативасы белән оештырыла.
-
Җәмгыять
Ялгызлык утында янмагыз
Сыңар канат калырга язмасын! Мондый теләкне еш ишетергә туры килә. Тормышың түгәрәк булганда бу сүзләрнең асылына игътибар да итмисең. Кемдер исә гомер буе ялгызлык ачысын татый. Бу нәрсә белән куркыныч? Ялгызлыкка дучар булмас өчен нишләргә?
-
Яңалыклар
Татарстан прокуратурасы аферистлар тозагына эләккән СВО ветераны хокукларын яклаячак
Татарстан прокуратурасы СВО ветераны хокукларын яклаячак: фатир сатып алганда мошенниклар аны машинасыннан мәхрүм иткән. Бу хакта «KazanFirst» күзәтчелек ведомствосы мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Сездә яшьләрнең күп булуы бик сөендерә»
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов оптик-электрон кластерга («Швабе» – Ростех дәүләт корпорациясенә керә) керүче хезмәт коллективлары вәкилләре белән очрашты. Ул белгечләр белән аралашты һәм квалификацияле кадрлар әзерләү, республика җитештерүчеләре, шул исәптән автомобиль продукциясе җитештерүчеләр белән багланышлар турында әйтелгән тәкъдимнәрне һәм кисәтүләрне тыңлады.
-
Яңалыклар
МАХ мессенджеры «Аврора» мобиль системасына туры килүен раслаган
Россиянең МАХ мессенджеры «Аврора» мобиль системасына туры килүен раслаган. «Аврора» базасында техникадан файдаланучылар арасында – «РЖД» компанияләре, Аэрофлот, Интер РАО, Ростелеком һәм Россия Почтасы. Бу хакта «Татар-информ» мессенджерның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Татарстанда коммуналь хезмәтләргә түләмәгән инвалид хатын-кызны фатирыннан чыгарганнар
Казанда суд приставлары махсус найм килешүе нигезендә бирелгән фатирында коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән хатын-кызны торагыннан чыгару турында суд карарын үтәгән. Бу хакта «KazanFirst» яза.